...Тагын бер кисәк ашасам күп булыр инде? Эчем тулды, күзем туймады бит, камыры бигрәк тәмле булган, йомшак, уалып тора. - Үзең пешерәсең дә, үзең ашап бетерәсең инде син!(Бабай миннән көлгән була. Бервакыт бу сүзне энемнең хатыны әйткән иде, минекенең күңеленә хуш килде инде бу сүз. Мине "чеметәсе" килгәндә гел шушыны кабатлый))) ) Кая, ни пешердең шулхәтле, ни белән соң бу? Синең моны пешергәнең бар бит инде.... Пешергәнем бар иде шул. Бүген мунча көне, мунчадан соң бәлеш булса, чәй янына берәр нәрсә кирәк бит инде, дип, телефон актарырга тотындым, берәр ятрак әйбер күзгә ташланмасмы, янәсе. Актардым, актардым да, ник соң әле кемнеңдер нәрсәдер пешергәнен эзләп, карап утырам, үземнеке дә бер дигән бит, дип, элек пешергәннәремне барлаганда шушыңа күзем төште. Ул юлы балан белән пешереп, алма белән тәмлерәк булган булыр иде, дигәнмен, менә шуңа бу юлы алма кайнатмасы белән ясап карарга булдым. Ни әйтсәгездә камыры искиткеч моның! Үзе йомшак, үзе авызда уалып тора, песочный камыр. Рецепты бер куелган булса да, кабатлап китәм. Әйткәнемчә, үлчәп-нитеп тормадым, граммнарын әйтүем, шуңа чама белән язам. Фәлән калак дигәне дә, калакны тутырып, чүмәләкәй(тау кебек) дигән сүз. Куе сметана, майонез ишене бит, калак, дисәң дә, тигезләп утырмыйсың, калакны батырып тыккач өелеп чыга, шуңа аңлагансыздыр инде)) Он(чама белән стакан ярым) өстенә 100гр акмай(маргарин) кырдым һәм 2аш калагы песок, 1чәй калагы разрыхлитель кушып, кул белән яхшылап удым, вак валчык хәленә килгәнче. Шуңа 1йомырка, 2аш калагы куе сметана, 2аш калагы майонез, 4 аш калагы сыек май, чүт кенә тоз өстәп, калак белән болгаттым. Аннары, кирәгенчә он кушып, кул белән йомшак камыр бастым. Бастым, дию дөрес булмас, озак маташмыйча гына, тиз-тиз генә камырны җыйдым. Камыр тарала торган түгел, йомшак булды, әәәз генә кулга ябышыр ябышмас дәрәҗәдә. Онны күбрәк тә салырга була, әммә ул вакытта инде камыр болай ук йомшак булып пешми, тыгызрак, катырак була. Әзер камырны суыкка куеп тордым, духовка кабызып, табаны, эчлекне әзерләгәнче. Эчлеккә алма кайнатмасы кулландым. Камырны җәеп(йомшак булсада уклау белән җәйдем, җәеп була)табага куйгач, өстенә җиңелчә генә крахмал сиптем(припылить), бу, кайнатма җәйгәч, камыр чиләнеп тормасын өчен, һәм шулай ук эчлекне җәйгәч тә, бусы, кайнатма сыеграк булу сәбәпле, куертыр өчен. Һәр кешенең духовкасы төрле, шуңа вакытын үзегез чамалыйсыз. Минем, духовканы алыштыру сәбәпле, нәрсәнең ничек икәнен белмим, әле беренче генә пешерү духовкада, өсте җиңелчә кызарганчы нәкъ бер сәгать булды. Термометры юк, ручкасындагы язуга ышансаң, 200°та пеште. Ә элекке духовкада бу бәлеш 35-40 минутта пешеп өлгерә иде. Кабатлану булса булыр), әммә камыр искиткеч! Чып-чынлап!)))) Пешереп карагыз әле, үкенмәссез! Кәнишне, бу хәтле май салуга, диюче булыр, оо, шуның хәтле маай, диючесе дә табылыр, панкреатит, ашказаны да, диярсез. Песочный камыр майсыз булмый, бердән. Икенчедән, ошатмаса пешермәгез, һәр кешенең үз ирке, шулай бит!?)) Но это того стоит!))(урысча булды инде) #песочноетесто

Теги других блогов: тагын пешергән күзем